ВЕРБО’ВКА и. нем. сөйл. Вербовкалау, нинди дә булса хезмәткә яллау эше. Иптәш председатель, минем килүем, сез уйлаганча, вербовка белән шөгыльләнү түгел. А.Әхмәт. Ничә еллар элек, алар, вербовка белән, БАМга киткәннәр иде. Г.Ахунов. Мине, вербовка оештыру буенча ике сметаны раслату һәм хәбәрләшү өчен, Көнчыгыш фронт штабына җибәрделәр. Казан утлары |