ВЕРА’НДА и. ингл. Өй тирәләп яки өйнең бер дивары буйлап эшләнгән бүлмә яки ябык балкон. Верандага караган иркен бүлмәдә чәй табыны әзерләнгән иде. Ә.Еники. Килен төшерәсе йортта әзерлек эшләре тәмамланды: йорт, верандалар буялды, каралты-кура тирәсе җыештырылды. М.Мәһдиев. Бу хакыйкатьнең ачысы менә хәзер, верандага кайтып яткач, Ирекнең йөрәген, ярып тоз сипкәндәй, зәһәр итеп өттерергә тотынды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә