ВЕНТИЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) Ябык бинаның һавасын җилләтү. Авыл хуҗалыгы биналарында вентиляциянең роле бик зур. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе . Балалар бүлмәсенә вентиляция үткәрелде. Вентиляция сәгатьләре

2) Бинаның һавасын җилләтү өчен хезмәт итә торган җайланма яки җайланмалар системасы. Вентиляция участогы десятниклары, маркшейдер, нормировщик сыйфатында гына, хатын-кыз җир астына төшә ала. Ә.Галиев. Калориферлар янкорма рәвешендә корылган вентиляция камераларына куела. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә