ВЕНТИЛЯ’ТОР и. нем. Биналарны җилләткәндә, машина җайланмаларын суытканда, сибелүчән яки җепселле материалларны үткәргеч торбадан транспортировкалаганда, һава агымын этәрү, көчәйтү өчен хезмәт итә торган җайланма. Гигант вентиляторлар сыман бертуктамый зырылдыйлар гына. А.Алиш. Җир астыннан вентилятор торбасын да суза кил. Ә.Галиев. Цех бинасы иркенәйтелде, вентиляторлар эшли, производство мөмкин булганча механикалаштырылды. М.Маликова. Авыл хуҗалыгында бер фазалы алмаш токны зур булмаган вентиляторларга, көнкүрештәге электр приборларына энергия бирү өчен, шулай ук электр белән эретеп ябыштыру эшләрендә кулланалар. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә