ВЕ’НТИЛЬ и. нем. 1) тех. Сыекча, пар, газ һ.б.ш. агымын ачу, киметү, туктату җайланмасы, клапан. Гайнан абыйсы, вентильне ябып, су килүне туктатты да, Рафиска аңлата-аңлата, көйләп тә куйды. Н.Әхмәдиев 2) тех. Пневматик шинада һаваны камерага үткәрә, ә кире чыгармый торган җайланма. Камераларның вентильләрен башка төрле бөке белән алмаштырырга рөхсәт ителми. Тракторлар һәм автомобильләр 3) электр. Электр тогының бер якка гына агуын тәэмин итә торган прибор. Ике төрле электрүткәрүчәнлекле катлаулар арасында бикләвеч катлау – вентиль ясала. Серле кристаллар. Подстанцияләрнең электр җиһазлары изоляциясен атмосферадагы артык көчәнешләр --- бозудан саклау өчен вентильле һәм көпшәсыман бушандыргычлар хезмәт итә. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе 4) муз. Кайбер тынлы музыка коралларының канал озынлыгын үзгәртү, гадәттә озайту өчен механик җайланма |