ВЕНОК и. рус Зур масштаблы ярышта, бәйгедә җиңүчене бүләкләү өчен яки һәйкәл, кабер янына салу өчен, түгәрәк яки озынча формада үрелгән чәчәк, яфрак яки ботаклар бәйләме. Ул үзләре төне буе утырып ясаган венокларга күмелеп калган дусты кабере өстенә капланды ---. Г.Гобәй. – Кипкән яфраклардан чәчәк композицияләре, веноклар һәм башка әйберләр ясыйлар. Л.Мәүлүдова. Ясалма чәчәкләрдән үрелгән веноклар. Шомлы матурлык... Ш.Галиев |