ВЕ’НЗЕЛЬ и. пол. Исем-фамилиянең яки ике исемнең бер-берсенә матур итеп чорналып язылган баш хәрефләре. Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарында, сары буяу белән, Германия императорының вензеле төшерелгән иде... Ш.Камал. Карлен «Золотой петушок» эмблемасы һәм вензеле төшерелгән салфетканы сак кына күтәрде – кардан да ак инглиз фарфоры өстендә авыр алтын браслетлы алтын сәгать ята иде. Р.Мирхәйдәров |