ВЕНЕ’РИК с. лат. 1. Күбесенчә җенси юл белән күчә торган. Бу төркемнәрнең кешегә хисапсыз хәсрәт китерүен, явызлык, көчләүне законлаштыруын һәм, өстәвенә, венерик авырулар өчен җирлек тудыруын без әле һаман да ахыргача аңлап бетермибез. Идел

2. и. мәгъ. сөйл. Җенси юл белән күчә торган (сифилис, шанкр, гонорея һ.б.) төрле йогышлы чирләр белән авыручы кеше. Сена күпере астында Парижның бөтен кызганыч элементлары күзгә ташлана: картаеп, урамга ташланган фәхишәләр, ач калган картлар, шулар арасында венериклар һәм балалар да бар. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә