ВЕНГЕ’РКА и. пол. 1) Венгр гусарлары формасына охшатып, алгы өлешен аркылыга ука шнурлар белән бизәп тегелгән куртка. Николай Иванович, элгечтә эленгән венгеркасын алып, ишеккә юнәлде. Җ.Тәрҗеманов. Ул --- француз хушбуе исе килгән кулъяулыкны тагын бер кабат битенә китерде, шуннан соң гына, саклык белән, венгерка кесәсенә салып куйды. Җ.Тәрҗеманов

2) Венгр халык биюләренә нигезләнгән бал биюе һәм шул биюнең музыкасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә