ВЕ’НА и. лат. Әгъзалардан һәм тукымалардан йөрәккә таба кан үткәрә торган тамыр. Канны йөрәктән әгъзаларга үткәрүче эре кан тамырлары – «артерияләр» дип, ә йөрәккә таба үткәрүчеләре «веналар» дип аталалар. Йорт эшләре. Бүген дә, укол салу өчен, аның веналарын таба алмадылар. С.Сөләйманова. Кирәк булса, гипноз сеанслары алырсыз. Веналарга магнезия уколлары кадарбыз. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә