ВЕЛЮР и. фр. 1. 1) Хром белән иләнгән тыгыз күннең җиңел аяк киеме яки кайбер өс киемнәре тегә торган замшасыман төре 2) Драп, бәрхет, плюш кебек тукымаларның кайбер сортлары атамасы. Чалбар тегәр өчен вельвет та бар. Костюм тегәр өчен габардин, бостон, велюр да китергәннәр. Ф.Сафиуллина 3) Куе, йомшак, аз гына беленерлек кыска төкле итеп махсус эшкәртелгән постау яки иң яхшы сортлы юка фетр. Велюрны берничә төрле юл белән чистартырга мөмкин. Йорт эшләре 2. с. мәгъ. Велюрдан ( 1 мәгъ.) тегелгән, шундый материалдан эшләнгән. Кибеткә бик күп велюр материал кайтарганнар. А.Гыйләҗев. Куе чия драп пальто кигән, изү – чишек, башында – алтмышынчы елларда модага кереп чыккан яшел велюр эшләпә ---. М.Мәһдиев |