ВЕЛЬМО’ЖА и. бор. рус 1) иск. Бай, аксөякләр нәселеннән, җәмгыятьтә, дәүләттә югары дәрәҗәсе булган кеше. Вельможаларга каршы көрәшү мөмкинме? М.Җәлил. Идарәчеләр һәм вельможалар үз җирләрендә 500 1000 чамасы бәйле кешеләр тоталар, аларны аерым бистәләргә урнаштыралар. Урта гасырлар тарихы

2) күч. ирон. Үзен зурга санап, эреләнеп, масаеп йөрүче кеше. Юк, әтигә карата, масайгансың, вельможага әйләнгәнсең, дип әйтү – монысы инде чамадан тыш, минемчә. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә