ВЕЛЬВЕТ и. ингл. 1. 1) Хәтфәгә охшаш куе төкле, буй-буй сырлы, гадәттә киҗе-мамык тукыма. Хәзер вельвет модага кереп бара. «Ли», --- «Вранглер» – шушы фирмаларныкын алырга тырыш. М.Юныс. Нәрсәдән тегәләр аны? Вельветтанмы? Киндердәнме? М.Мәһдиев

2) к. вельветка. Һәр кечкенә күлне көзге итеп, үз-үземә сокланып, фасонлы, замоклы вельветны карап үтәм. Ш.Шәйдуллин

2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Йон свитер өстеннән вельвет куртка кигән гид, чакрым саен диярлек, төшеп, су эчә. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә