ВЕЛОСИПЕД и. фр. Аяклар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган, ике яки өч тәгәрмәчле, гади, җиңел транспорт чарасы. Бу акчага, тимераяк кына түгел, өр-яңа велосипед та алып була, бәлки, әле аннан да артып калыр. А.Шамов. Велосипед җил шикелле Җитез оча киң юлдан. М.Җәлил. Без бала вакытта --- урамнан велосипед узганда, без, малайлар, дөньяны онытып, шуның артыннан чаба идек. М.Мәһдиев. Язучылар килү хәбәрен ишетеп, яшь-җилкенчәк, мотоциклга, велосипедларга атланып, күрше авыллардан киләләр. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә