ВЕ’КСЕЛЬ и. нем. Бурычка алган акчаны билгеләнгән срокка кире кайтару турында бирелгән язма йөкләмә; кыйммәтле кәгазьләрнең бер төре. Үткән ел мин, вексель белән, илле сигез меңлек товар алган идем, бик күп зыян иттем, түли алмадым. Т.Гыйззәт. Инде мондый күп вексельләр эченнән Әхмәтҗанов векселен табып алырга кирәк булгач, Галиәкбәр агай Әхмәтгалине чакырды. Ш.Мөхәммәдев. Картның кәефе кырылып, Хәйригә барын сөйләгән дә, аның ярдәме белән кайдандыр акча табып, мулладан векселен алып кайткан. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә