ВЕ’ДОМСТВО и. рус Дәүләтнең административ-хуҗалык системасында аерым бер тармак белән идарә итә торган учреждениеләр челтәре. Үзләре саклаган стройны, мәңгелек, дип, бала чактан ук ышанып яшәүче бу чиновникларга, элекке ведомстволар багланыш җепләрен кинәт кенә өзгән. К.Нәҗми. Иң зур акчалар сарыф итүчеләр – эшмәкәрләр яки банкирлар түгел, шоу-бизнес йолдызлары яки законлы караклар да түгел, ә министрлык һәм ведомстволарның чиновниклары, дәүләт аппараты хезмәткәрләре, лоббист депутатлар. Р.Мирхәйдәров |