ВЕ’ДОМОСТЬ и. рус 1) Фактик мәгълүматлар (мәс., хезмәт хакы, акча керем-чыгымы, бүләкләү һ.б.) исемлеге. Беләсең, мин үткән айны 24 көн эшләдем, ведомостька 22 көн дип кенә язып куйганнар. Һ.Такташ. Группада – егерме дүрт студент. Ведомостька әле нибары унбер билге куелган. М.Мәһдиев 2) ведомостьлар күпл. Кайбер газета-журнал исемнәренең состав өлеше; хәбәрләр. Пётр патша үз кулы белән редакцияләгән «Гаскәре вә гайри эшләр турындагы ведомостьлар»да «Идел буенда нефть табылган, Казаннан хәбәр иттеләр», – дигән язу саклана. Г.Ахунов |