ВЕГЕТАТИВ с. лат. биол. 1) Кеше, хайван яки үсемлекләрдә организмның үсүенә, туклануына хезмәт итә торган. Эчкечелек организмда ачык күренеп торган вегетатив һәм нерв үзгәрешләре тудыра. С.Шәрипова. Вегетатив нерв җепселләре тәннең барлык органнарына барып җитәләр. Кеше анатомиясе. Әгәр берничә бөрене буйга кисеп карасак, кайберләренең эчендә башлангыч бәбәк тирәсендә фәкать башлангыч яфраклар гына урнашканлыгын күрербез. Мондый бөреләрне «вегетатив» яки «яфрак бөреләре» дип атыйлар. Ботаника. Аларның [аскомицетларның] вегетатив өлеше тармакланган һәм күзәнәкләргә бүленгән гөмбәлектән тора. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

2) Үсемлек һәм хайваннарны тукландыруга мөнәсәбәтле. Вегетатив чор



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә