ВӘХШИЛЕК и. Явызлык, рәхимсезлек; варварлык, ерткычлык. Сугышның нинди вәхшилек икәнлеген монда, сугыш уты көйдереп киткән җирләрдә, бигрәк тә ачык тоясың. С.Сөләйманова. Инде айдан артыкка сузылган төрмә тормышы, нинди генә вәхшилекләре белән җәберләмәсен, Мусаны изеп ташлый алмады. Ш.Маннур. Йа-а Ходаем, нинди кансызлык... вәхшилекнең дә вәхшилеге бит бу!. М.Хәсәнов. Төзәтеп булмаслык хата, башка сыймаслык вәхшилек кылганнарын аңласа да, инде җинаять өчен җавап бирер чак җитүенә төшенеп бетми әле алар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә