ВӘХШИЛӘ’РЧӘ рәв. Аяусыз, рәхимсез рәвештә; вәхши хайваннар кебек, ерткычларча. Бу урынга вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән кеше күмелгән. Я.Зәнкиев. --- 1919 елның 14 нче марты көнне ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Сәхәбиев Вәҗи, Күкрәков Хәбибрахман һәм башка коммунистларның батырлыгына --- тирән ихтирам белән багышлыйм. Ю.Әминов |