ВӘХШИЛӘНҮ ф. 1) Вәхшигә әйләнү, кыргыйлану. [Робинзон] Ялгыз атауга барып урнашып, вәхшиләнгән. Г.Газиз 2) Явызлану, усаллану, рәхимсезләнү, ерткычлану. Заман үзгәрә: бәяләр арта, бер төркем кешеләр дингә тартыла, икенчеләре, киресенчә, вәхшиләнә. Татарстан яшьләре Вәхшиләнә бару Вәхшилеге торган саен көчәю Вәхшиләнә төшү Бераз, аз дәрәҗәдә, тагы да вәхшиләнү Вәхшиләнеп бетү Тәмам, соңгы чиккә җитеп вәхшиләнү Вәхшиләнеп китү Ниндидер бер моменттан соң, берәр төрле сәбәп белән вәхшиләнгән халәт алу |