ВӘХШИ с. гар. 1. 1) Кеше кулына ияләшмәгән, иректә яшәгән, кыргый. Вәхши хайваннарны бер җиргә җыелып торырга мәҗбүр итүче – су эчәсе килү теләге икән. Г.Тукай

2) Мәдәният үсешенең иң түбән баскычында торган, варвар. Вәхши, мескен, мондый золымнарга үкереп елаудан башка хәйлә дә кора алмый. Г.Тукай

3) күч. тирг. Явыз, варвар, ерткыч булган. Менә берзаман вәхши адәмнәр җыелыша башлыйлар. Г.Тукай

4) күч. Рәхимсез, коточкыч, канечкеч. Татар теленә мең елдан артык хезмәт итеп килгән гарәп язуын яклаган нихәтле зыялыларыбыз вәхши ГУЛАГның канлы кочагына эләгеп харап булдылар. Ә.Кәримуллин

2. и. мәгъ. 1) Кыргый хайван. Ул вәхшиләр, җыелышып, бергәләшеп, дошманнарына ташландылар. Г.Тукай

2) Мәдәният үсешенең иң түбән баскычында торучы кеше. Әгәр бу вәхшиләр, берләшмичә, ялгыз-ялгыз торсалар, бичараларның һичберсе кәҗә итек күрмәс иде. Г.Тукай. Инсаннар чокырлардагы ялангач вәхшиләр кебек торганнар. Г.Тукай

3) Явыз, усал, рәхимсез, ерткыч кеше. Барысының да вәхшиләрне тизрәк табасы, кем булуын ачыклыйсы килә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә