ВӘССӘЛА’М ы. гар. сөйл. Җөмләдән аңлашылган берәр эш яки хәлнең тиз арада үтәлеп, төгәлләнүен белдереп әйтелә; тәмам, бетте-китте. Чөнки безгә шулай яхшы, безгә шулай кирәк һәм – вәссәлам! Р.Вәлиев. Эш-эш, дигән булып, балаларны әни өстенә ташладык та, вәссәлам. Ф.Сафин. Эшне тикшерүне коммуналь министрлыктан үтенерләр, шуның белән вәссәлам! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә