ВӘСВӘСӘЧЕ с. 1. 1) Күңел аздыручы, нинди дә булса ярамаган, кире эш эшләргә котыртучы. Безнең арада вәсвәсәче кеше булырга тиеш түгел. Г.Әпсәләмов

2) Күңелгә шик-шөбһә салган, борчулы, тәшвишле хәбәр тараткан. Теге вәсвәсәче карчык тагын килеп утырган безгә. Ш.Камал

2. и. мәгъ. Күңел аздыручы, котыртучы, шик-шөбһә, коткы салучы кеше. Вәсвәсәче, ачуын йөзенә чыгармыйча, тыныч кына сүз башлады. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә