ВӘСВӘСӘЛЕ с. 1. 1) Күңелне котырта, аздыра торган. Рәшидәнең шәрә ботлары, изүенең ачылып киткәләве Мансурны вәсвәсәле уйларга этәрә. С.Шәрипов. Вәсвәсәле күңелгә исә шайтан кереп оялый. Ф.Сафин

2) Шик, шикләнү, шөбһә тудыра торган, шикләндерә торган. Бу вәсвәсәле шомның кара афәте, иң беренче булып, шушы өйгә бәреп керә. Р.Төхфәтуллин

3) к. вәсвәсәчел. Соңгы вакытларда Лариса – бик вәсвәсәле, уйчан. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. 1) Борчулы, шикләнүчән, хафалы, тынычсыз. Күршебез бик тынычсыз, вәсвәсәле булып чыкты. Ф.Хөсни

2) күч. Шау-шулы, гөж килеп торучан. Май аенда Горький урамы аеруча вәсвәсәле була. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә