ВӘСВӘСӘЛӘНҮ ф. Вәсвәсәлегә әйләнү, нәрсәдән дә булса шикләнү, шөбһәләнү; тынычсызлану. Боларны күз алдына китерсәң, Ларисаның бу рәвешле вәсвәсәләнүен аңларга да була. М.Маликова. Соңгы көннәрдә Хәерниса карчык бик тынычсызланды, вәсвәсәләнде. Г.Газиз

Вәсвәсәләнә башлау Вәсвәсәләнергә тотыну. Хәерле эшне ашыктырмасаң, шайтан катыша. Вәсвәсәләнә башлыйсың. Н.Исәнбәт

Вәсвәсәләнә төшү Бераз, тагы да вәсвәсәләнү

Вәсвәсәләнеп алу Кыска вакыт эчендә вәсвәсәләнү

Вәсвәсәләнеп калу Ниндидер сәбәптән, тәэсирдән вәсвәсәләнгән халәт алу. Ул, каушап, үз эченнән вәсвәсәләнеп калды: «Бу – нинди бәхетсезлек? ...Әллә язмышның берәр бәласе миңа таба якынлашып киләме?» Г.Ибраһимов

Вәсвәсәләнеп карау Бик нык вәсвәсәләнү

Вәсвәсәләнеп яту Вәсвәсәләнгән халәт кичерү. Мәгыйшә түти, Йөзлекәй карчыкның яңа йортта ни өчен төшкә керүен аңлый алмыйча, төрле гөманнар эчендә вәсвәсәләнеп ята торгач, таң алдыннан тагын йоклап китте. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә