ВӘСВӘСӘЛӘНДЕРҮ ф. 1) Шикләндерү, борчылдыру 2) к. вәсвәсә бирү. Шомырттай кара күзләре, тулы алсу иреннәре, кабарыбрак торган алма бите, сызылып киткән нәзек кашлары, йомры ияге күңелне вәсвәсәләндереп, үзенә тартып тора. М.Әмирханов Вәсвәсәләндереп алу Кыска вакыт эчендә, бераз вәсвәсәләндерү Вәсвәсәләндереп тору 1) Һәрвакыт, гел вәсвәсәләндерү. Кыскасы, шул: шайтан күңелне ничек кенә итеп вәсвәсәләндереп тормасын, Шәйхигә тел тидерергә ярамый иде әле. В.Нуруллин. --- Татар педагогия техникумы. Анда – бөтенләй башка рухи дөнья... Әле ахыргача аңлашылып бетмәсә дә, күңелне җилкендереп, вәсвәсәләндереп торган яңа дәвер. Ә.Рәшит 2) Вәсвәсәләнгән хәлдә булу; вәсвәсәләнерлек итү |