ВӘСВӘСӘ и. гар. 1) Кешенең күңелен ялган хәбәр белән дулкынландыру яки нинди дә булса кирәксез гамәлләр кылырга котырту, саташтыру гамәле; коткы, котырык. Имештер, күл төбендә су кызлары, җен-пәриләр яши, дип, әкиятләр тыңлап үскән кызның, кайчагында, күңеленә вәсвәсә иңә. Ф.Латыйфи

2) Шикләнү, икеләнү хисе; төрле шик-шөбһә, борчу. Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр Зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр. Г.Тукай. Син, акыллым, вәсвәсәгә бирелмә инде. Эшлә, укы. Г.Әпсәләмов

3) Шомлану хәле, хәвеф, курку хисе. Диңгез вәсвәсәсе минем күкрәгемә оялап өлгергән иде инде. М.Юныс

◊ Вәсвәсәгә килү Күңел шикләнү, икеләнү, шик-шөбһәгә бирелү. [Шәвәли абзый] --- уйлары белән вәсвәсәгә килеп ята торгач, түзмәде, хатынына дәште. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә