ВӘЛИ’ ВӘКИЛ и. этн. Никахка кадәр, әле килешү вакытында үтәргә кирәк булган эшләрне кыз яки егет исеменнән алып баручы кеше. Кызның вәли вәкиле дигәне атасы Нурмөхәммәт иде. Г.Ибраһимов. – Ә син, мулла кем, Әхмәдһади Максуди, Биби Кәүкәбелфәна Календаретдин кызыны, вәли вәкил булып, «Азад»етдин бине Социалистетдин угылына бирдеңме? – Бирдем ... Бирдем. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә