ВӘЛИ и. гар. кит. 1) Ия, хуҗа (берәр нәрсәгә); башлык (берәр эштә). Без, иң беренче, вәлиебез фикеренә колак салырга тиешбез. Г.Тукай. Гарәп хәрефләрендәге нокталар вә башка бәгъзы бер ишарәтләр, --- Габделмәлик заманында, Гыйрак вәлисе Хиҗаҗ бине Йосыф әмере белән чыгарылган. Г.Алпаров. Бу заманга кадәр шәһәр вәлиенең хезмәтләрен күп башкардым, күп кирәк-ярагым аның сәбәбеннән хасил булды. Мәҗмугыл хикәят

2) Кемне дә булса яклаучы, кайгыртучы, аңа ярдәм итеп торучы, опекун. Имам Мөхәммәд Һарун әр-Рәшит заманында Бәйтелмалның вәлисе иде. К.Насыйри

3) дини Үзенең гомерен дингә, Аллага багышлаган, дин кануннарын төгәл үтәүче изге, әүлия кеше. «Дөнья» дигән сарайга җәбер-җәфа тулдыйа. Урыс халкы ишәйде, мөселманнар хур булды, Ничә вәли, ничә газиз Шәһадәтләр таптыйа. Бәет. Инде [хаҗи] булган вәлиләрдән: бохарча чалмасы. М.Укмасый. Бу адәм – вәлиләрдән, дия иде. З.Һади



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә