ВӘКЫФ и. гар. кит. 1. к. вакыф. Әхмәт байның вәкыфыннан мәдрәсәгә күпме өлеш чыккан? К.Нәҗми 2. с. мәгъ. Берәр бай яки җәмәгатьчелек тарафыннан уку-укытуга, ярлыларга ярдәм йөзеннән бүләк итеп бирелгән. Мәдрәсә хәзрәтнеке түгел, ул – вәкыф йорт. Г.Ибраһимов ◊ Вәкыф козгыны тирг. кимс. 1) Бүләк итеп бирелгән акчаны яки малны үзләштерүче кеше. Вәкыф козгыны Вәли мулла моңа риза булмады. Ф.Әмирхан; 2) Эш вазифасыннан файдаланып, үз мәнфәгатьләре өчен, хөкүмәт малын астыртын рәвештә үзләштерүче кеше. – Вәт тибә раз, Ибрай таз! – диде ул. – Шундый аңгыра булгач, төзелеш трестын ничек җитәкләдең соң син, вәкыф козгыны?! З.Мәхмүди |