ВӘКИЛЛЕКЛЕ с. 1) Оешма яки җәмәгать эшләрен үтәргә тулы хокукы булган, тулы вәкаләт бирелгән, вәкаләтле. Үз заманында Жан Жак Руссо, вәкиллекле демократиягә аклау тапмыйча, аны тәнкыйтьләгән. Р.Хәким 2) Сайлап куелган вәкилләрдән торган. Халык депутатлары Советлары, халыкның вәкиллекле органнары буларак, дәүләтнең сәяси нигезен тәшкил итә. Татарстан Республикасы Конституциясе 3) Күпсанлы катнашучылар вәкиллегеннән торган. Дәүләт Думасы – 1905 – 1917 еллардагы революция барышында төзелгән, вәкиллекле, формаль яктан закон чыгару функцияләре булган учреждение. Р.Мөхиярова |