ВӘКИЛЛЕК и. 1) Вәкил булу, вәкил булып тору. Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар телле язучылар берләшмәсе рәисе Рәшит Сабит җитәкчелегендәге вәкиллек тәгаенләнде. Ф.Фаткуллин 2) Вәкил вазифасын үтәү хокуклары. --- кияү буласы егет, үзенең атасы яки ага-энесе булмаса, вәкиллекне кемгә тапшырса да ярый; хәтта атасы сәламәт булса да, ят кешегә вәкиллек бирсә дә ярый. К.Насыйри 3) Берәр оешмага җибәрелгән вәкилләр. Ә дипломатия, илчелек, вәкиллек – бүгенге вазгыятьнең вакытлы уеннары гына, дөресрәге, күз буяу. М.Әмирханов 4) Берәр төрле оешма, ил мәнфәгатьләрен күзәтүче оешма. Корабта Сингапурдагы Совет сәүдә вәкиллеге хезмәткәре булды. Р.Мостафин. Иң элек, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты тарафыннан, Мәскәүдә, Алма-Атада һәм Санкт-Петербургта сәүдә-икътисад вәкиллекләре ачылды. Сөембикә |