ВӘКИЛ и. гар. 1) Берәр төрле оешманың яки аерым кешенең мәнфәгатьләрен кайда да булса яклаучы, алар исеменнән эш йөртүче ышанычлы кеше. [Аллаһ] Фәрештәсен вәкил итеп вәхи җибәрә. М.Гафури. Бүгенге әңгәмә-киңәшмәдә Кама каскадының иң эре ГЭСын салачак «Камгэсэнергострой» вәкилләре дә катнашачак иде. М.Хәсәнов. Дәүләт регистры вәкилләре пароходны җентекләп карап йөриләр. М.Юныс. Вәкил --- тузан сарган күн итекләренең кунычын гармунлап аска төшерде дә шыгыр-шыгыр басып китте. А.Гыйләҗев 2) Берәр ил мәнфәгатьләрен яклаучы вәкаләтле кеше, дәүләт хезмәткәре. Франция вәкиле Лайх моңар каршы: «Бу тугрыда Франция хөкүмәте Англия хөкүмәте белән аерылыша», – [дигән]. Ф.Әмирхан . Дипломатия вәкиле 3) Теге яки бу катламга, төркемгә, иҗтимагый хәрәкәткә караган һәм аларга хас сыйфатларны үзендә берләштергән кеше. Һәр сыйныфның вәкилләре шул сыйныфның файдасына химая итәргә вә шулар фикерендәге нәрсәләрне сөйләргә башладылар. Ф.Әмирхан. Айсылу – авыл советларында һәм колхоз идарәләрендә эшләүче меңләгән хатын-кызлар вәкиленнән берсе. Г.Бәширов. Әсәрдә үзәк урын тоткан шәхесләр, гади психологик типлар, җәмгыять тормышында берәр төркемнең типик вәкилләре итеп бирелүдән бигрәк, индивидуаль эчке сыйфатларга ия булган, һәрберсе берәр хирыска бирелгән кешеләр итеп биреләләр. Г.Нигъмәти 4) Иҗтимагый эшчәнлек төре, алып барган хезмәте белән аерымланган төркемнең бер кешесе. Матбугат дөньясы вәкилләреннән игъланчы, календарьчы Шәрәфетдин Шәһидуллин беренче була. И.Рәмиев |