ВӘКАРЬЛЕК и. Олысымаклык, мәһабәтлек, горурлык, җитди кыяфәт. Салмаклыгы, кеше белән аралашуда вәкарьлеге белән танылган Сәет сәүдәгәрнең болай пырдымсыз кылануын башка вакытта күпләр сәерсенеп карап калыр, бер-бер хәл булгандыр, дип фараз итәр, ярдәмгә ашыгыр иде. Ф.Латыйфи . [Ул] Мин белгәнне сез белмисез, сез белгәнне мин беләм, дигән вәкарьлек белән, әрле-бирле йөренә-йөренә сөйли дә башлады. Ш.Галиев . Сакаллы хәлфәләр, мыеклы пишкадәмнәр кибет, ашханә, тәһарәтханә арасында аеруча көязләнеп, вәкарьлек күрсәтеп йөреп торалар. К.Тинчурин |