ВӘКАРЬЛЕ с. кит. 1) Үзенең бәясен, дәрәҗәсен, тоткан урынын, кадерен белгән, эре, мәһабәт, горур . Боярлар, кенәзләр, вәкарьле кыяфәткә кереп, тезелешеп бастылар. М.Әмирханов. Этләр арасында Сабирҗан абзыйның бозау хәтле, яман да көчле, йонлач карабайлары да бар иде – үзенең аяусыз кодрәтен белгән сыман, бик вәкарьле генә кыяфәттә, алдан атлый ул. М.Рафиков

2) күч. кит. Күңелгә рәхәтлек биреп торган, мәгърур. Бөтен урамга иңгән ниндидер вәкарьле бер тынлык фәкать ара-тирә ишетелә торган хайван тавышлары белән генә бозылып китә. Ф.Әмирхан . --- авылга иңгән шушы вәкарьле тынычлыкны саклаучының торышы – шушы игътикатлы вә тәртипкә өйрәтелгән көтүне күзәтә торган хаким көтүченең торышы төсле тоела иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә