ВӘКАРЬ и. гар. кит. 1. Мәһабәтлек, горурлык; җитди кыяфәт. Ул үзенең дәрәҗәсен нинди генә хәлләрдә дә онытмый, вәкарь саклый. А.Расих . Шулай да фигурасы, сыны бик күп татар хатыннарыныкы шикелле зәгыйфьләндерелгән булмавы, карашындагы вәкаре, причёскаланган чәче өстенә куелган калфагының үзенә килешеп торуы белән, миндә яхшы хис калдырдылар. Ф.Әмирхан . Сәетнең һәр сүзендә вәкарь, үз дәрәҗәсен белгән кешеләрнекечә салмаклык, олылык сизелә. Ф.Латыйфи 2. вәкарь белән рәв. мәгъ. 1) Үз дәрәҗәсен белеп кенә, горур кыяфәт чыгарып. Егет җавап биреп өлгермәде, сабырлык белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән, байбичә килеп керде. Г.Ибраһимов. Ул, ашыкмыйча, вәкарь белән генә сөйләшә. Г.Коләхмәтов . Барыгыз да чыгып торыгыз, диде ул, вәкарь белән генә. М.Мәһдиев . Вәкарь белән генә, төркемләнеп, чит ил студентлары үтеп китте. А.Гыйләҗев 2) күч. Горурсымак, горур гына . Нәкъ болар ишек ачуга, кабинеттагы җиз битле зур сәгать, көттереп кенә, вәкарь белән, тугызны сукты. Г.Бәширов . Бик вәкарь белән, бер ак кош йөзә. Нәрсәдер эзләнгәләп, күктә бер зур кош гизә. Р.Харис 3) вәкарь илә к. вәкарь белән . Кояш --- тавышсыз, акрын гына, вәкарь илә генә «Суык бабай»га каршы күтәрелә башлады. Шура |