ВӘКАЛӘТЛЕ с. 1) Авторитетлы, зур абруйлы, мөһим мәсьәләләр чишәргә хокуклы. Казанда булган бик вәкаләтле бер җыелышта уңышка ирешкәч, гостиницада Фәүзия хәтта үз бүлмәсендә сөйләшеп утырырга да чакырды. Ә.Баянов Бу сүзләрдән шулкадәресе аңлашылды: әлеге зур, вәкаләтле комиссиянең төп отчётын да шушы иптәшләр төзиячәкләр икән. М.Хәсәнов

2) Нинди дә булса проблемаларны чишәргә хокук бирелгән, рәсми хокуклары булган . Советлар иленең вәкаләтле илчеләре, галәмдә булып кайтып, «кешелек җәмгыятенең киләчәк буыннар өчен мул җимешләр китерердәй гигант казанышлар яулавына» ныклы нигез салулары белән үлемсезлек казандылар. В.Шурлыгин. Янгураз, як-ягына каранып: «Ә закон, хөкем итәргә вәкаләтле хәрби трибунал кайда?» – дип аптырады. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә