ВӘКАЛӘТ и. гар. 1) Берәр кешегә яки төркемгә нинди дә булса ил, оешма яисә җәмгыять тарафыннан рәсми рәвештә бирелгән хокук. Оешманың барлык эшен башкарырга аңа тулы вәкаләт бирелде. Ф.Хөсни. Сицилия, Италия конституциясе буенча, аерым автоном хокукларга һәм вәкаләткә ия. Казан утлары

2) Вәкиллек, икенче бер ил яки оешма тарафыннан нәрсәне дә булса эшләргә бирелгән хокук. Хезмәтне саклау буенча җәмәгать инспекторы, профсоюз җыелышында, ачык тавыш бирү юлы белән, профгруппа вәкаләтләре срогына сайлана. Авыл хуҗалыгы куркынычсызлык техникасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә