ВӘЙРА’Н КАЛУ ф. 1) Бушау, бушап калу. Төшсез чикләвек шикелле, кешесез вәйран калган ташпулатлар, биек сарайлар --- чын сур илә җаваплашалар. Г.Тукай

2) күч. Аптырау, гаҗәпләнү, хәйранга калу, гаҗәпләнгән хәлдә булу. Синең бу гамәлләреңә вәйран калам мин, дустым. Боларны бары тик син генә булдыра аласың. Г.Бәширов. – Вата яздың! – диде Сәет, егетнең кулларындагы көчкә вәйран калып. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә