ВӘЙРА’Н ИТҮ ф. 1) Җимерү, вату, юк итү. Такташыбыз торган ташпулатны вәхшиләрчә вәйран иткән. Казан утлары 2) күч. Тар-мар итү, һәлак итү, бетерү. Ләгыйньнәр дөньясын вәйран итәрбез. Ә.Исхак 3) Аң югалту, аңгыраеп китү, аптырап калу. Базарлардан кайтканда Вәйран иттем башымны. Бәет. Бер кискән икмәк кире ябышмый, акылыңны җый, илдә сылу бетмәгән, тәмле ашыңның тәмен калдырып, хәйран башыңны вәйран итеп... Нәфисә шикелле матурлар тагын да табылмас дисеңме? Г.Бәширов |