ВӘЙРА’Н БУЛУ ф. 1) Җимерелү, ватылу, тузу, хәрабә хәленә килү; тар-мар ителү, юкка чыгу. Пуля һәм снаряд белми аяуны, --- Шәһәр була вәйран, кабер. К.Нәҗми

2) күч. Харап булу, һәлак булу; бәлагә очрау. Үзе, малы белән халыкка никадәр хезмәт күрсәтә ала торган бер егет, вәйран булып китсенме? М.Фәйзи

3) Чиктән тыш гаҗәпләнү, аптырау, хәйран калу. Күз алдында узган хәлләргә вәйран булып калдык. И.Салахов

4) Кызганыч, ямансу хәлдә булу, заяга үтү. Вәйран булып ята үткән гомер – Ничек бара моңа адәм кулы! Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә