ВӘЙРАН с. фар. 1. 1) Ватык, җимерек, туздырылган, хәрабә хәленә килгән. Авылыгыздагы вәйран маллар, әрәм җирләр әнә шул ашъяулык кадәр генә булса иде әгәр. Р.Төхфәтуллин . Без ярлыйкларымызда: монда урын буш – вәйран, акчасыз кешеләргә торырга мөмкин түгел, дип яздык. Безнең падишаһымыз – олуг кенәз, безгә тормышлык җибәрсен иде, дидек. Һ.Атласи

2) күч. Гаять аптыраган, нык гаҗәпләнгән. Хисап итеп караса, калды хәйран, Үзенең кылдыгый малына вәйран. Ә.Фәйзи

2. рәв. мәгъ. Зая(га), әрәм(гә), буш(ка). Алар сүзенә карап, яшь башың белән, гомереңне вәйран үткәр, имеш!... Г.Рәхим

Вәйран башын хәйранга калдыру Болай да авыр хәлдә булган кешенең эшен тагын да катлауландыру. Әллә, Ходаем, болай да вәйран башымны хәйранга калдырып, берәр урынга куймакчы булалармы? Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә