ВӘЗИРЛЕК и. тар. Вәзир вазифасы, вәзир хезмәте, вәзир булу . «Бу елны вәзирлекне миңа бирүеңне үтенәм», – диде. Вәзир дә, бер дә аптырамыйча: «Мин Иранда тудым, хезмәтем вәзирлек иде», – ди. Г.Тукай. Вәзирлек хезмәте Урта гасырларда алай аталмаган. Ханның иң якын киңәшчесе – вәзир түгел, башкарачы. Казан ханлыгы чорында – карачы. Р.Батулла. Патша риза булды, вәзирлекне аңа бирде. Мәҗмугыл хикәят . Син, яхшылык күрсәтеп, безне туфрактан күтәреп, кадерләп, вәзирлек урынын миңа боердың. Мәҗмугыл хикәят



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә