ВӘЗИР и. гар. тар. Урта гасырда Көнчыгыш илләрендә: патша яки ханның дәүләт эшләрен башкаручы иң зур дәрәҗәле вәкиле. Сакчы – бер якка, хан, үз вәзире белән, икенче якка юнәләләр. Н.Исәнбәт . Солдат кызын сөеп газап чиккән Вәзир улы идең түгелме? Ф.Бурнаш . Сезне дә үз сараема вәзир итеп алам. Д.Аппакова . Аның барлык яхшылыкларыннан берсе бу иде: акыллы, укымышлы, мөхтәрәм, игелекле, тугрылыклы, өлгер, булдыклы бер кешене вәзир итеп куйганнар. Мәҗмугыл хикәят



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә