ВӘЗЕНЛӘ’Ү ф. 1. 1) к. вәземләү. Вак-төяк хәбәрләрне дә вәзенләргә ярата. Казан утлары

2) күч. сөйл. Тәфсилләп, төпченеп, нык төшенеп эшләү, сөйләү

2. вәзенләп рәв. мәгъ. Тәфсилләп, нечкәләп. Мөрәҗәгать хатның азаккы юлларын Хөсәен һәр сүзенә аерата басым ясап, вәзенләп укыды. А.Расих . Әгәр эшне белеп, вәзенләп оештырсаң, дошманнарны берәм-берәм төбенә төшерергә җайлы җим буласы икән. А.Гыйләҗев. [Кулешов] Кирпечләрне ничек ялгарга да җекләрне ничек сыларга кирәклеген вәзенләп сөйләп бирде. А.Гыйләҗев

Вәзенләп тору Һәрвакыт, гел вәзенләү // юкл. форм. Вәзенләргә, артык күп сорашырга кирәк тапмау. Утырып чыгуы хак, дидем, нинди сәбәпләр аркасында – анысын вәзенләп тормадым. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә