ВӘЗЕН и. гар. әд. Шигырь үлчәве, ритм, такт, иҗек саны. Бәхерләрнең үз эчендәге үлчәмнәре «вәзен» дип атала. Бәхерләр төренә карап, вәзеннәрнең дә саны төрлечә була. Х.Курбатов . Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләре, бирергә уйлаган тойгылары вәзен, бетем, строфалар эчендә кысылып калмаска тиешле. Г.Нигьмәти . Инде хәзер, заманыбыздагы кечкенә генә калфаклы туташларыбыз тугырысында җырлаганда да, барыбер шул ук вәзен, шул ук рәвеш белән җырлагандыр. Г.Тукай . Мин исә, бераз вәзен мәсьәләләре өстендә эшләп алыйм, дип, өстәл янына барып утырдым. Г.Ибраһимов |