ВӘЗЕМЛӘ’Ү ф. 1. Нәрсәне дә булса җентекләп, аңлаешлы, матур итеп, тәфсилләп сөйләү. Аңа Әнвәрнең хәле турында шомартып-түгәрәкләп кенә язган идем мин, инде, күзгә-күз карап сөйләшкәндә, барысын дә вәземләргә туры килде. Э.Касыймов . Болар икесе дә алай чемченергә, вәземләргә дә яратмыйлар, сүзне кыска тоталар. Э.Касыймов 2. вәземләп рәв. мәгъ. Җентекләп, бөтен нечкәлекләрен дә әйтеп, тәфсилләп. [Фәтхерахман (артыннан карап калып): ] Мәгънәсез кеше икән, аңгыра нәрсә икән, вәземләп сөйләгәннең дә мәгънәсен белми, – ди. Г.Камал . Мәүлиха түти, урманның тонык шаулавын бүлдермәскә теләгәндәй, йомшак тавыш белән, бик вәземләп сөйли. Г.Бәширов . Ләкин шундый нечкә әйберләр турында вәземләп сөйләшә торган матур русча сүзләрне кайдан алырга? Г.Бәширов . Шуларның хасиятен, сер-хикмәтләрен берәмтекләп, вәземләп аңлатып йөргән булды [ул]. Г.Ахунов Вәземләп тору Әле, хәзерге вакытта вәземләү Вәземләп чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да вәземләү |