ВӘГЪДӘЧЕЛ с. 1) Вәгъдәсендә, сүзендә торган, вәгъдәсен бозмый торган. Хәер, әле башы яшь, шулай да, мондый вәгъдәчел ярдәмчеллеге белән, бүгеннән депутат итеп куярлык. Х.Ибрагимов. Аның гадәте, какшамас яшәү халәте шул иде: беркем үтенмәсә дә, ул яшь талантны күзеннән ычкындырмый, эш дигәндә – үтә вәгъдәчел, тугры сүзле, аның өчен тик йөрү, ялган, кода-кодагыйлык бөтенләй чит-ят нәрсә иде. А.Гыйләҗев 2) Вәгъдә ( 1 мәгъ.) бирергә яратучы, вәгъдәгә юмарт. Безнең күрше вәгъдәчел вәгъдәчелен дә, әйткән сүзен генә үтәми. М.Мәһдиев |