ВӘГЪДӘСЕЗ с. Сүзендә, вәгъдәсендә тормаган, ышанычсыз. Мөхәммәт абый миннән, егерме еллар, әнә шул шигырьне көтеп йөргән, ә мин, вәгъдәсез, язмаганмын... Р.Харис. Никләр генә киттем икән – никләр генә шул вәгъдәсез Тим-Тимгә ышандым икән? Ф.Яруллин. Аның вәгъдәсез кеше икәнлеген белгәч, башка сөйләшмим дә. Казан утлары |